Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге әдәби премия тапшырылды
Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә Халыкара Туган телләр көнендә икеләтә бәйрәм узды – бүген беренче тапкыр мәктәп укучыларына балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге...
Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә Халыкара Туган телләр көнендә икеләтә бәйрәм узды – бүген беренче тапкыр мәктәп укучыларына балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге әдәби премия тапшырылды.
Мәктәп укучылары арасында уздырылган «Нәни алтын каләм» әдәби конкурсында җиңүчеләргә язучы апаларыннан премия алу бәхете елмайды. Балаларда туган телләребезгә карата мәхәббәт тәрбияләү белән бергә әдәби иҗатка тарту – премиянең төп максаты. Конкурска килгән әсәрләрнең иң яхшылары дип табылганнары үзнәшер китапчыкка керде. Татар телендә язучылар арасында беренче урынны Хәсәнова Элина, икенче урынны Вәлитов Альберт, өченче урынны Зарипова Сабина, рус телендә язучылар арасында беренче урынны Аюпова Айлина, икенче урынны Маланчев Даниил, өченче урынны Шилов Глеб, алар диплом белән бергә акчалата премиягә һәм үзләренең әсәрләре кергән күмәк китапчыкка да ия булдылар. Катнашкан барлык балаларга сертификатлар тапшырылды. Премия тапшыру тантанасы Туган телләр бәйрәмен тагын да ямьләндереп җибәрде.

Айсылу Имамиева.
Комментарийлар