Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

5 ноябрьдә Казанда мөселман уку йортлары студентлары арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла.

Биредә ике номинация каралган: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29 нчы һәм 30 нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы җүзләрне яттан белү.

Катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша, бер командада – 5 кеше.

Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирәчәк. Алар арасында – Коръән һәм Сөннәт буенча дөньякүләм оешманың вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе шәйх Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими.

Бәйгене үткәрү урыны һәм вакыты: “Әл-Мәрҗани” мәчете, 5  ноябрь көнне сәг. 08.00 дә.

Фото Россия ислам институтының матбугат хезмәтеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Педагог-блогерлар өчен мөмкинлек: «ТопБЛОГ»та катнашырга өлгерегез

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проектының дүртенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Педагог-блогерлар өчен мөмкинлек: «ТопБЛОГ»та катнашырга өлгерегез

Гаризаны сайтта 30 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. "ТопБЛОГ" Бөтенроссия белем бирү проекты файдалы контент авторларына медиаиндустриядә карьера төзергә һәм аудитория белән социаль челтәрләрдә нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә ярдәм итә.

"Медиалаборатория" белем бирү трегында катнашучылар медиаиндустриядә һөнәри үсеш өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерәчәк.  Проект экспертлары блогерлар өчен гамәли биремнәрне үтәүне үз эченә алган белем бирү блогын, шулай ук социаль челтәрләрдә белем бирү контентын ничек ачарга кирәклеген үзләштерү программасын әзерләгән. 

"Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасының "ТопБЛОГ" проекты 2020 елдан "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен социаль лифтлар" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 150 меңнән артык кеше катнашты.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ