«Мәгариф» илкүләм проектына быел күпме акча бүлеп биреләчәге тәгаенләнде
Нәрсәгә генә тотынсаң да, бар да акчага килеп терәлә.
Мәгариф учреждениеләрен яңарту мәсьәләсендә дә бу шулай. Әйтик, быел «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатында 2 миллиард сум акча тотылачак.
«Заманча мәктәп» дигән федераль проект буенча өч объект төзү өчен 1,9 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Аларның икесе өчен дәүләт контракты төзелгән инде, ә берсенә февраль аенда булыр дип көтелә.
«Яшьләргә теләктәшлек күрсәтү системасы үсеше» проектын гамәлгә ашыру максатыннан Казандагы Химиклар мәдәният сараенда Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясау өчен 116 миллион сум акча каралган. «Һәрбер бала уңышы» проекты буенча исә Ютазы һәм Тукай районнарындагы спорт залларына капиталь ремонт уздыру тәгаенләнә. 3,3 миллион сумга төшәчәк әлеге объектлардагы ремонт эшләре өчен дәүләт контракты шулай ук февраль аенда төзеләчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар