Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының декабрь ае саны тәкъдим итә

«Мәгариф» журналының декабрь ае санында:

– Мәктәпләрдә яңа электрон мәгариф. Үзгәрештән файда булдымы?

– Гөлия Мусина: «Эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш».

– Гарәп теленнән БДИ. Кара көчләр һәм Хеллоуин. Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре җыенында ни сөйләштеләр?

– Азнакай гимназиясенең үз чишмәсе булачак.

– Традицияләргә тугры Татфак.

– «Адымнар» ашханәсе ничек Россиядә танылды?

– Авыл укытучысының күңел серләре.

– Дизайнер  – кәттә һөнәр.

– Хатын-кыз киеме – гаилә дәрәҗәсе.

– Әлифбаның үткән һәм бүгенгесе.

– Анализ результатов ЕГЭ-2024 по русскому языку и основные изменения на 2025 год.

– Робототехника для развития речи дошкольника.

«Мәгариф» журналының декабрь саны Азнакай шәһәре татар гимназиясенең эш тәҗрибәсенә багышлана. Биредә әлеге уку йорты директоры Альберт Рахмановның креатив фикерләре, заманча укыту алымнары, мәктәптә алып барылган экологик эшчәнлек һәм мөгаллимнәрнең кызыклы дәрес эшкәртмәләре белән танышырга мөмкин.

Узган ел Татарстан мәктәпләре яңартылган электрон мәгариф системасына күчкән иде. Үзгәрештән файда булдымы, бүген бу өлкәдә нинди сораулар бар, ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов белән әңгәмә әнә шул хакта. Шулай ук ТР Мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина белән сөйләшү дә күпләр өчен кызыклы булачак. Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары

форумында булып узган вакыйгалар да журналыбызда чагылыш тапты. «Директор мөнбәре» сәхифәсен «Түбән Кама – Адымнар» гимназиясе директоры Артур Галиәхмәтов башлап җибәрә. Алар «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2024» конкурсында 3 нче урынны яулап кайтты. Журналдан «Авыл укытучысы – 2024» конкурсында җиңүче Лилия Шакирова, Казан дәүләт мәдәният институтының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Рада Сәлахова, талантлы яшь галимә Динә Гатина-Шәфыйкова турында укып белә алырсыз.

Иң шәп материал – рус теленнән 2024 елгы БДИ нәтиҗәләренә җентекле анализ һәм 2025 елга үзгәрешләр; ул республика мөгаллимнәренә дә, укытучыларга да, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче егет-кызларыбызга да файдалы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ