Максим Горькийның тууына 158 ел тула
28 март көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда бөек язучының тууына 158 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
Программада уникаль күргәзмәләрнең презентациясе («Горький-АРТ», «Шел по выставке трамвай»), язучы исемендәге әдәби премияне тапшыру, музыкаль чаралар каралган.
Чаралар программасы:
11:00 – А.М.Горький бюстына тантаналы рәвештә чәчәкләр чалу (Горький ур., 34).
11:30 – Шәһәр үзәге буйлап «По улицам этим Горький ходил» дип аталган экскурсия.
13:00 – Төп экспозиция: Алексей Пешковның Казандагы тормыш юлын ачып бирә торган «Писатель-герой-эпоха» дип аталган экскурсия.
Көннең төп чарасы 15.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә – «День Горького» бәйрәм киче кысаларында А.М.Горький исемендәге әдәби премиясе тапшырылачак. Премия ел да Казан әдәбиятчыларына бүгенге рухи мираска керткән өлешләре өчен бирелә. Кич «Горький и музыка» әдәби-музыкаль композициясе белән дәвам итәчәк. Казан консерваториясе студентлары һәм мөгаллимнәре башкаруында язучының яраткан композиторлары әсәрләре башкарылачак. Кич азагында кино күрсәтү планлаштырыла.





Комментарийлар