Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп ашханәләре яңартыла

Татарстанда быел да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итү буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. Республика буенча барысы 143 мәктәптә азык-төлек...

Татарстанда быел да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итү буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. Республика буенча барысы 143 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланачак. Әйтик, шуларның өчесе Кайбыч районында. Болар – Мәлки, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб мәктәпләрендәге ашханәләр. Өч мәктәпкә дә бу максатка республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен «Заман» төзелеш фирмасы эшчеләре алып бара.
Башкалабыз мәктәпләре ашханәләрен дә яңарыш көтә. Якындагы ике елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә генә дә 12 ашханәне ремонтлау планлаштырыла. Ике районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә азык-төлек блогы тулысынча яңартылачак.
Бу көннәрдә 1 нче, 10 нчы, 17 нче, 68 нче, 129 нчы урта мәктәпләрдә һәм 28 нче гимназиядә азык-төлек блокларын ремонтлау бара. Ашханәләрдә электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләре, канализация һәм вентиляция системалары яңартыла, буяу-бизәү эшләре үткәрелә. Мәктәп рестораннарына яңа савыт-саба, җиһазлар урнаштырылачак.
Киләсе елда исә тагын 6 ашханәдә төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Шуннан соң башкалабызның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлык азык-төлек блоклары мәктәп рестораны форматында эшләячәк. Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы Казанда 2019 елда старт алган иде. Бу вакыт эчендә Вахитов һәм Идел буе районнарында 28 азык-төлек блогы ремонтланган, шуларның җидесен узган ел яңартканнар. Хәзер Казанда 144 мәктәп рестораны эшли.
Алабугада да быел республика программасы кысаларында биш мәктәптә ашханәләр яңартылачак. Болар – Тарловкадагы 11 нче төп мәктәп, 4 нче гимназия, шулай ук Морт, Олы Шүрнәк һәм Иске Юраш мәктәпләре.   Аларда ризык әзерләү бүлекләренең эчке ягы, идәннәр ремонтлана, стеналар һәм ишекләр яңартыла. Шулай  ук санитария техникасы, су белән тәэмин итү, электр системалары һәм аш бүлмәсе җиһазлары алыштырыла.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ