Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә нинди фән укытучылары җитми?

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Ил...

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республика мәктәпләрендә укытучылар җитмәү проблемасы барлыгын әйтте.
«Мәктәпләргә рус теле, математика, физика, химия һәм чит тел укытучылары җитми. Без аларны «Земский учитель» программасы белән генә хәл итәргә тиеш түгел. Алар да күп түгел, 21 укытучы гына», – дип сөйләде ул.
Илсур Һадиуллин, укытучылар җитмәү проблемасын чишү өчен, уку елы башыннан 150 мәктәптә укытучы һөнәренә юнәлдерелгән 180 профильле класс ачылуын әйтте. Шулай ук министр стипендия алып укучы студентларның күбесе мәктәпләрдә калуын билгеләп үтте.
«2016 елдан Татарстанда авыл җирлегендә эшләячәк укытучыларны стипендияләр белән тәэмин итү программасы эшли. 2022 елда проект буенча 754 студент керде. Алар КФУ һәм Чаллы дәүләт педагогика университы базаларында белем ала. Илле проценты полилингваль белем бирү буенча әзерләнәләр. Мәктәпләрдә калу – 85 процент. Бу проект республика Рәисеннән хупланды. Киләчәктә дә республика хисабына укытучылар әзерләү дәвам итәр, дип өметләнәбез», – диде Илсур Һадиуллин, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ