Логотип Магариф уку
Цитата:

Малайзия музее татар кызы иҗаты белән баетылды

Малайзия ислам сәнгате музееның фондына Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Сүрә Әр-Рахман» каллиграфиясе тапшырылды

27 июньдә Россия Федерациясенең Малайзиядәге Илчесе Наил Латыйпов Малайзия ислам сәнгате музеенда булды һәм аның директоры Сәед Мөхәммәт Альбукхари белән очрашты.

Илче Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән музей фондына Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, танылган хаттат Гөлназ Исмәгыйлеваның «Рахман сүрәсе» эшен тапшырылды.

Әлеге эш гарәп каллиграфиясенең иң борынгы  язу төрләренең берсе булган куфи стилендә башкарылган. 

-     «Рахман сүрәсе» эшен мин  Истанбулда башкардым. Идеясе ничектер үзеннән-үзе күңелемә килде. Җидешәр сәгать урынымнан тормый эшләгән чакларым булды. Малайзиянең ислам сәнгате музеена тапшырылуына чиксез горурланам. Минем өчен бу зур дәрәҗә. Минем Төркия, Калифорния, Һиндстан музейларында да эшләрем бар. Һәр рәссам үзенең иҗатын күбрәк халык тамаша кылуын тели. «Рахман сүрәсе» Татарстандагы күргәзмәләрдә дә еш куелган иде. Аны күргәзмә вакытында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ошаткан иде, - ди әлеге күләмле эшнең авторы Гөлназ Исмәгыйлева.

Исегезгә төшереп узабыз, июнь аенда  Г.Исмәгыйлева Татарстан  делегациясе белән Малазиядә булып кайтты. Каллиграф анда берничә урында 20 гә якын эшен тәкъдим иткән иде. Якын киләчәктә Гөлназ Исмәгыйлеваны кабат Малазиягә килүен сораганнар. Яңа сәфәр вакытында ул мастер-класслар да үткәрергә җыена. 

Илче Наил Латыйпов Россия һәм Малайзия арасында Россиянең ислам мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән мәдәни багланышларны  ныгытуда Малайзия ислам сәнгате музее белән тыгыз хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
 

Фотолар Гөлназ Исмәгыйлева шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ