Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш – Питрауга, ә Алабуга Спаска хәзерләнә

Ут күршеләр булган Мамадыш белән Алабуга районнарында бу көннәрдә бәйрәм алды рухы хөкем сөрә. Ни әйтсәң дә, аның беренчесе инде күптәннән үзен керәшеннәрнең Питрау бәйрәме мәркәзе итеп танытса, ә ике...

Ут күршеләр булган Мамадыш белән Алабуга районнарында бу көннәрдә бәйрәм алды рухы хөкем сөрә. Ни әйтсәң дә, аның беренчесе инде күптәннән үзен керәшеннәрнең Питрау бәйрәме мәркәзе итеп танытса, ә икенчесендә август ае керде исә шаулап-гөрләп Спас ярминкәсе уза. Бу шимбәдә Мамадышның Җөри авылы 25 нче ел рәттән бар халыкны үзендәге Питрау бәйрәме тамашаларына дәшә.
Ә өч атнадан  соң – 4 августта борынгы Алабуга каласы Спас ярминкәсе үзәгенә әвереләчәк. Быел инде аның 16 нчы ел рәттән үткәрелүе  икән.
Стадион территориясендә өч көн дәвам итәчәк рыцарьлар турниры быелгы ярминкәнең төп яңалыгы санала. Быел осталарның урнашу урыны да үзгәрәчәк (алар ике йөзгә якын булыр дип көтелә). Шишкин буаларында ремонт дәвам иткәнлектән, осталар үз эшләнмәләрен стадионда түгел, ә каланың Ленин мәйданында, Казан һәм Гассар урамнарында тәкъдим итәчәк. Шунда ук бал продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак.
Шимбә көнне кич белән «Вдохновение» фестивале узачак.  Фестивальнең махсус кунагы җырчы, композитор, Мәскәү шагыйре Елена Фролова булыр дип көтелә.
Моннан тыш, быелгы ярминкәгә Ростов өлкәсеннән казак җыры фольклор ансамбленең дә килүе көтелә.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ