Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш төбәгендә өр-яңа тарихи фестиваль көтелә

Казанның «Үткәннәргә сәяхәт» («Путешествие в прошлое») исемле туристлык агентлыгын Шәһри Болгарда үткәрелеп килүче «Урта гасыр сугышлары» тарихи фестивален оештыручы буларак бик күпләр белә. Алар Мама...

Казанның «Үткәннәргә сәяхәт» («Путешествие в прошлое») исемле туристлык агентлыгын Шәһри Болгарда үткәрелеп килүче «Урта гасыр сугышлары» тарихи фестивален оештыручы буларак бик күпләр белә. Алар Мамадыш районындагы Урта Кирмән авылы янындагы Изгеләр чишмәсе тугаенда узучы «Кирмән җыены»н уздыруда да активлык күрсәтәләр.

Быелның 12 – 13 август көннәрендә әлеге агентлык Урта Кирмән авылы җирлеге территориясендә урнашкан, X гасырга карый торган борынгы Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек урынында өр-яңа проект – «Битва эпох» – «Чорлар көрәше» дип исемләнгән тарихи фестиваль уздырырга әзерләнә. Исеменнән үк аңлашылганча, тарихи чорларны кире торгызуга багышланган фестиваль булачак ул. Борынгы Рим һәм Борынгы Русь тарихы, аларда булган сугышлар, ул чорларның хәрби көчләре реконструкцияләнәчәк. Россиянең бөтен төбәкләреннән тарихи клублар, кул эшләре осталары катнашачак. Шулай ук кунаклар өчен палаткалар шәһәрчеге, ярминкә мәйданнары, гаилә белән, балалар өчен, өлкәннәр өчен ял мәйданчыклары, мастер-класслар, концерт сәхнәсе эшләячәк. Teufelstanz, Alkonost, Broken DroneZ, Arida Vortex, MystTerra, El Mental, Random Reel, Ворония  төркемнәре катнашыр дип көтелә.

Бүгенге көндә әлеге чарага әзерлек эшләре бара, билетлар сатыла, бушлай билетлар уйнатыла, төрле конкурслар бара. Тематик рәсемнәр, тарихи киемнәр буенча конкурслар башланды инде. Тулырак мәгълуматны ВКонтакте социаль челтәрендә түбәндәге сылтама белән кереп карый аласыз: https://vk.com/greatbolgar
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ