Логотип Магариф уку
Цитата:

Март аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.Россиядә мәчеләр көне.Казан хореография училищесы ачылганга 30 ел (1993).Мәгърифәтче, педагог, Татарст...

1 – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.
Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.
Россиядә мәчеләр көне.
Казан хореография училищесы ачылганга 30 ел (1993).
Мәгърифәтче, педагог, Татарстанның Хезмәт Батыры Габдрахман Рәфыйковның тууына 150 ел (1873–1954).
Башкорт язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәким Гыйләҗевнең тууына 100 ел (1923–1997).
Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саимә Ибраһимованың тууына 95 ел (1928–2021).
Галим-астрофизик, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан һәм Башкортстан Фәннәр академияләренең шәрәфле әгъзасы, Россия Дәүләт премияләре лауреаты Рәшит Сюняевка 80 яшь.
Шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәфикъ Юнысның тууына 80 ел (1943–2021).
2 – Балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел (1898–1948).
3 – Бөтендөнья язучылар көне.
Бөтендөнья кыргый табигать көне.
4 –  Партия һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат Фикрәт Табиевның тууына 95 ел (1928–2015).
Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Айрат Шәмсетдиновка 60 яшь.
5 – Халыкара балалар телевидениесе һәм радиотапшырулары көне.
6 – Бәраәт кичәсе.
«Мәгариф» журналының чишмә башы булган «Мәктәп» журналының беренче саны дөнья күргәнгә 110 ел (1913).
Конструктор, техник фәннәр кандидаты, Социалистик Хезмәт Герое, Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюковка 95 яшь.
7 – Драматург, тәрҗемәче Шаһиморат Зәйнинең тууына 110 ел (1913–1980).
Теннисчы, СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры, Россиянең теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищевка 75 яшь.
8 – Халыкара хатын-кызлар көне.
10 – Архивлар көне.
Партия эшлеклесе Мендель Хатаевичның тууына 130 ел (1893–1937).
Актёр, режиссёр, Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗановның тууына 120 ел (1903–1981).
11 – Шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел (1903–1958).
12 – Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.
Педагог, җәмәгатьэшлеклесе Шаһбазгәрәй Әхмәровның тууына 170 ел (1853–1900).
Фикер иясе, табигать фәннәре белгече, җәмәгать эшлеклесе Владимир Вернадскийның тууына 160 ел (1863–1945).
Рәссам Илгиз Хановка 75 яшь.
13 – Педагог, язучы Антон Макаренконың тууына 135 ел (1888–1939).
Партия эшлеклесе, революционер Алексей Галактионовның тууына 135 ел (1888–1922).
Шагыйрь, балалар язучысы, драматург, публицист, сценарист, җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Дәүләт гимны тексты авторы Сергей Михалковның тууына 110 ел (1913–2009).
14 – Сәясәт эшлеклесе, журналист, педагог, дәреслекләр авторы Габдулла Гыйсмәтинең тууына 140 ел (1883–1938).
15 – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
Язучы, мәгърифәтче, мөгаллим Закир Һадиның тууына 160 ел (1863–1933).
Фронтовик язучы Рахман Ильясның тууына 115 ел (1908–1943).
Әдәбият белгече, тәрҗемәче, мөхәррир-текстолог, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәис Даутовның тууына 95 ел (1928–2007).
16 – Рус шагыйре Николай Языковның тууына 220 ел (1803–1847).
Скульптор, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Садри Ахунның тууына 120 ел (1903–1990).
17 – Бөтендөнья йокы көне.
Рус совет прозаигы, киносценарист, журналист,Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр СССР Дәүләт премияләре лауреаты Борис Полевойның тууына 115 ел (1908–1981).
Балет артисты, балетмейстер, солист Рудольф Нуриевның тууына 85 ел (1938–1993).
Педиатр, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Евгений Карпухинга 80 яшь.
18 – Париж Коммунасы көне.
Педагогика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Якуб Ханбиковның тууына 95 ел (1928–2014).
Шагыйрә Фәйрүзә Исмәгыйлевага 60 яшь.
19 – Россиядә су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.
20 – Халыкара бәхет көне.
Халыкара астрология көне.
Башкорт язучысы, журналист, тәрҗемәче, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сабир Шәриповның тууына 75 ел (1948–2018).
21 – Нәүрүз бәйрәме.
Бөтендөнья шигърият көне.
Халыкара курчак театрлары көне.
Халыкара урманнар көне.
22 – Бөтендөнья су байлыклары көне.
Язучы, мөхәррир, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлының тууына 135 ел (1888–1937).
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гарифның тууына 90 ел (1933–2006).
23 – Бөтендөнья метеорология көне.
Мари язучысы Сергей Николаевның тууына 115 ел (1908–1993).
Балет артисты, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, Татарстанның халык артисты Елена Щегловага 55 яшь.
24 – Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне.
Язучы, драматург, әдәбият галиме Мөхәммәт Галинең тууына 130 ел (1893–1952).
25 – Мәдәният хезмәткәрләре көне.
Дин эшлеклесе, мәгърифәтче, мөдәррис, ишан Зәйнулла Рәсүлинең тууына 190 ел (1833–1917).
Язучы, Татарстанның атказанган икътисадчысы Таһир Нәбиуллинның тууына 90 ел (1933–2009).
26 – Рәссам, график, педагог Валентина Попованың тууына 90 ел (1933–2011).
Язучы-прозаик, драматург, режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага 85 яшь.
27 – Халыкара театр көне.
Мари язучысы, драматург, педагог, әдәбият галиме Шабдар Осыпның тууына 125 ел (1898–1937).
Рус совет язучысы, әдәбият белгече, СССР Дәүләт премияләре лауреаты Виталий Закруткинның тууына 115 ел (1908–1984).
Шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Илүсә Нәбиуллинага 65 яшь.
28 – Cовет пролетар язучысы, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Максим Горькийның тууына 155 ел (1868–1936).
30 – Җирне саклау көне.
Әдәбият тәнкыйтьчесе, язучы Константин Станюковичның тууына 180 ел (1843–1903).
Шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия иясе, «Мәгариф» журналының актив авторы Нурзия Мирхазовага 55 яшь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ