Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә әдәби клубның чираттагы очрашуы
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә узган әдәби клубның чираттагы очрашуында катнашучылар татар язучысы, публицист Гаяз Исхакыйның «Көз» повестена анализ ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының...
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә узган әдәби клубның чираттагы очрашуында катнашучылар татар язучысы, публицист Гаяз Исхакыйның «Көз» повестена анализ ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җиткерә.
«Алар әсәр турында гомуми хис-кичерешләре белән уртаклашты, повестьта күтәрелгән мөһим темалар һәм проблемаларга игътибар юнәлтте», – дип искәртте татар теле укытучысы Альбина Вәлиева.
«Гыйлем» проектына нигез салучы, Татар китабы йорты директоры, Гарри Поттерны татарчага тәрҗемә итүче Айдар Шәйхинның очрашуга килүе көтелмәгән бүләк булды. Ул Татар китабы йорты, үзенең тәрҗемә эшчәнлеге хакында сөйләде.
Клубта катнашучылар Айдар Шәйхинга сораулар бирде, татар телендәге «Гарри Поттер» китабын кайдан сатып алырга мөмкин икәнлеге, китапның кисәкләре атамалары һәм геройларның исемнәре ничек тәрҗемә ителүе белән кызыксынды. Очрашу татар телендә узды.

Комментарийлар