Логотип Магариф уку
Цитата:

Медальләр һәм Бөек Ватан сугышы тарихы өчен баллар: БДИ үзенчәлекләре

Россиядә 20 марттан бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры башланды, ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төп чор 26 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен тапшыручылар һәм база математ...

Россиядә 20 марттан бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры башланды, ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төп чор 26 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен тапшыручылар һәм база математикасы өчен өстәмә срок 6–19 сентябрьдә үткәреләчәк.
Илсур Һадиуллин Татарстанда быел информатика, җәмгыять белеме, тарих һәм әдәбият буенча БДИ сайлаган унберенче сыйныф укучыларының саны артуын билгеләп үтте. «Рус теле буенча БДИны 14,9 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. 2023 елда чыгарылыш укучылары саны 2022 ел белән чагыштырганда 748 кешегә кимегән. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, аерым фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны артты», – диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел рус теле буенча уртача балл Россиядә  – 68,3, Татарстанда – 72,7. Россия буенча профильле математика буенча уртача балл 56,9 иде, Татарстанда – 65,27. «Безнең укытучылар менә шулай эш алып баралар, балалар белән өстәмә шөгыльләнәләр. Ә репетитор  ул – әти-әниләр сайлавы» , – диде.
«Бердәм дәүләт имтиханының өстәмә чоры нәтиҗәләре буенча сентябрьдә мәҗбүри фәннәр, рус теле һәм математика буенча минималь бусаганы уза алмаучылар да булды , димәк, 11 нче  сыйныфның 26 чыгарылыш укучысы аттестат алмады , – дип йомгаклады министр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Рамазан аеның беренче ифтарында Төркиядә җир тетрәү корбаннарын искә алдылар

Быелгы рамазан аенда Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы «Туган авылым» комплексы белән берлектә быел беренче тапкыр ифтар оештырды. Ифтар Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышланды....

Рамазан аеның беренче ифтарында Төркиядә җир тетрәү корбаннарын искә алдылар

Быелгы рамазан аенда Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы «Туган авылым» комплексы белән берлектә быел беренче тапкыр ифтар оештырды. Ифтар Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булучылар рухына багышланды.
   
Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан ватандашларына һәм туган иленә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм ифтар кичәсендә барлык мөселманнар белән дога кылачагын әйтте.
«50 меңләп ватандашыбыз һәлак булды. Бик күп илләрдән, шул исәптән, Татарстан Республикасыннан да ярдәм булды. Россиядән барлыгы 400 тоннан артык гуманитар ярдәм җыелды, шуның йөз тоннасы Татарстан Консуллыгында җыелды. Бу –  дөньяда иң зур бәла-казаларның берсе. Рамазан аенда кылган догаларыгызда һәлак булган ватандашларыбызның исемен телгә алсагыз иде, алар догага мохтаҗ», – дип сөйләде Исмет Эрикан ифтар кичәсендә.
«Туган авылым» комплексы учредителе, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты Радик Абдрахманов Рамазанны ел саен көтеп алуын, ифтарларга күбрәк кешене чакырырга тырышуларын әйтте. Исмет Эрикан Радик Абдрахмановка Рәхмәт хатын тапшырды.
Килгән кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде. Озакламый республикакүләм ифтарга әзерлек башлануы турында белдерде. 
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев илгә тынычлык, иминлек теләде. «Һәр ярдәм савап булып кире әйләнеп кайта. Мохтаҗларга ярдәм итү мөһим», –  дип сөйләде ул.
«Ураза тоту күңелләрне чистарта һәм Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Моны аңлаган, тойган кеше – бәхетле кеше», – диде «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.
Ифтар мәҗлесен Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков алып барды. Чара дини эчтәлекле җырлар һәм вәгазьләр белән дәвам итте.

Фәния Лотфуллина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ