Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевск каласы «Мирас»лы булачак

Химиклар каласы – Менделеевскида татар гимназиясен төзү проектын гамәлгә ашыра башладылар. «Мирас» дигән бик тә тирән мәгънәле исем йөртәчәк ул. Әлеге гимназия бу җәйдә капиталь ремонт уздырыла башлан...

Химиклар каласы – Менделеевскида татар гимназиясен төзү проектын гамәлгә ашыра башладылар. «Мирас» дигән бик тә тирән мәгънәле исем йөртәчәк ул. Әлеге гимназия бу җәйдә капиталь ремонт уздырыла башланган шәһәрнең 7 нче мәктәбе базасында ачылачак. Ремонт эшләрен башкаруга 89 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Ремонтны яңа уку елы башланганчыга кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Ул Менделеевскиның 1 нче татар гимназиясе дип йөртеләчәк. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Менделеевск кебек ярым руслашкан химиклар каласы җитәкчелегенең татар телен һәм мәгарифен саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар бирүләре бары мактауга гына лаек.
Төзүчеләр бинаның эчке өлешен тулысынча яңартачаклар, спорт залын ремонтлаячаклар, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырачаклар. Гимназия янәшәсендәге территория дә төзекләндереләчәк һәм фасады тышланачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ