Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевскида «Гырон быдтон — 2024» бәйрәме үтте

Менделеевск районының Енабердино авылында «Гырон быдтон — 2024» удмурт мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Татарстанның барлык почмакларыннан,  Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар җыелды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Радмир Беляев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты. Татарстан Рәисе бәйрәмне оештыруның югары дәрәҗәсен, удмуртларның үз халкының гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә һәм мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәтен ассызыклап үтте. Быелгы «Гырон быдтон — 2024» бәйрәмендә башка еллар белән чагыштырганда үзенчәлекләр күзәтелгән. Шуларның берсе – чарада ата-аналарның һәм балаларның күпсанлы катнашуы. Чөнки бәйрәмгә шәһәр һәм районның барлык мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан «Гырон быдтон» бәйрәменә күп балалар килгән. Яшь буынның үз халкының гореф-гадәтләрен онытмаулары милләтнең чәчәк атуы өчен бик мөһим.

Фотолар «Менделеевск хәбәрләре» сайтыннан

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ