Логотип Магариф уку
Цитата:

Миһербанлылык юлында – ун ел

Замана дилбегәсе көчлеләр, умырып алучылар кулында булса да, әле арабызда күңелендә изгелек кылудан тәм табып яшәүче, ярдәмгә мохтаҗларга матди ярдәмен, тәмле сүзен кызганмаучы илаһи затларыбыз да шак...

Замана дилбегәсе көчлеләр, умырып алучылар кулында булса да, әле арабызда күңелендә изгелек кылудан тәм табып яшәүче, ярдәмгә мохтаҗларга матди ярдәмен, тәмле сүзен кызганмаучы илаһи затларыбыз да шактый икән бит әле. «Гаилә бергә» шәфкатьлелек фондының быел үзенең ун еллыгын билгеләп үтүче Балалар республика клиник хастаханәсе биләмәсендәге Гаилә йортына җан өрүчеләр, аны яшәтүчеләр – нәкъ әнә шундыйлардан. «Гаилә бергә» фондына инде үзе 1995 елда ук «Мандоналдс» компаниясе тарафыннан нигез салынган була. Максатлары үтә дә изге: гаять тә авыр хәлдәге, барыннан да бигрәк яман шештән җәфа чиккән сабыйларга дәвалау процессын әти-әтиләре белән бергә алып баруны оештыру. Авыру балаларын ераклардан Гаилә йортына дәваларга алып килгән әти-әниләр айлар буе үз ул-кызлары янында бөтен уңайлыклары булган палаталарда яши. Ун ел эчендә 15 меңгә якын ата-ана инде шундый мөмкинлектән файдалану мөмкинлеге алган.  Гаилә йортының ике катлы бинасында 24 йокы бүлмәсе, кунак һәм ял бүлмәләре, кухня, кер юу бүлмәсе – кыскасы, балаларына күз-колак булып торырга килгән әти-әниләр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Гаилә йортының еллык бюджеты 12 миллион сум. Балалар йортын тотуга киткән бар чыгымны «Гаилә бергә» шәфкатьлелек фонды үзе каплый. Гаилә йорты хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә әледән-әле мастер-класслар оештыра, балалар катнашында бәйрәмнәр. кызыклы кешеләр белән очрашулар уздыра.
Эшләгән эшләренең әҗере дә күркәм: «Гаилә йорты» фонды дүрт тапкыр «Татарстанның ел иганәчесе» дип табылды. ике тапкыр «Казан шәһәренең иң яхшы социаль учреждениесе» исемлегенә керде.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә әйтелде.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ