Логотип Магариф уку
Цитата:

Минтимер Шәймиев: “Хыялларыбыз укытучылар аркылы чынга аша ”

Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» дигән форумында чыгыш ясап, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүгенге көндә мәгариф системасын үстерүнең мөһимлеген,  әһәм...

Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» дигән форумында чыгыш ясап, Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүгенге көндә мәгариф системасын үстерүнең мөһимлеген,  әһәмиятен ассызыклады һәм укытучының җәмгыяттә тоткан роленә тукталды.
- Нинди генә чорлар аша үтмәдек, әмма  укытучыга хөрмәт һәм мәгариф системасына булган мөнәсәбәт  һәрвакыт югары дәрәҗәдә булырга тиеш.  Укытучыларны бездә чын мәгънәсендә күтәреп йөрттеләр, чөнки  укытучының роле бик мөһим.  Ни өчен дигәндә, безнең бөтен уй-теләкләребез  алар аша чынга аша. Бу хакта очраклы гына әйтүем түгел.   Безгә авыл балаларына, төпле белем биргән, үземнең беренче укытучыма,  гомеренең соңгы көннәренә кадәр ярдәм итеп тордым,- дип ул укытучысы  Хәдичә апаны искә алып узды.
Минтимер Шәймиев форумда катнашучыларга мәгариф өлкәсендә торган    бурычларны конструктив хәл итәргә һәм гомер буе укырга,  яңа белем тупларга чакырды.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ