Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөфти XI Республикакүләм ифтар волонтёрлары белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин зур вакыйга – XI Республикакүләм ифтар башланыр алдыннан  берничә көн дәвамында «Казан экспо» мәйданчыгында хезмәт куйган волонтёрлар белән очр...

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин зур вакыйга – XI Республикакүләм ифтар башланыр алдыннан  берничә көн дәвамында «Казан экспо» мәйданчыгында хезмәт куйган волонтёрлар белән очрашты. Быел XI Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 егет һәм кыз җәлеп ителде.
Очрашу барышында Камил хәзрәт   эшнең иң кызу вакыты башланыр алдыннан иң беренче чиратта аларга тирән рәхмәтләрен әйтте, үзенең нәсыйхәт сүзләре белән беррәттән, сабырлык, чыдамлык, ныклык күрсәтеп хезмәт итү өчен киңәш-теләкләрен, нәсыйхәтләрен җиткерде. Волонтёрлар белән махсус үткәрелгән очрашуда ул яшьлек чорының кадерен белеп, аны игелекле эшләр эшләү өчен сарыф итәргә өндәде. Ул волонтёрларның ярдәмен Республикакүләм ифтарның төп көче итеп атады һәм кунаклар беренче чиратта аларның матур итеп каршы алулары, якты йөз, күркәм сөйләшүләреннән чыгып бәя бирәчәген искәртте. Аннары исә волонтёрлар мөфти хәзрәтләре белән бергә истәлеккә фотога төште һәм үз урыннарына эшкә ашыкты.
Мөфти белән шәхси аралашып киңәшләр алу, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Алар, бүгенге очрашудан соң канатланып, янә чираттагы зур чараларда катнашу теләкләрен белдерделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: волонтёрларны туплау, җыю, Республикакүләм ифтарга әзерләү белән Нәзарәтнең социаль бүлеге шөгыльләнде. Волонтёрлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, хәтта чит ил студентлары да, ярдәм итү, үз өлешен кертү өчен районнардан махсус килүчеләр дә бар иде.  Иң яшь волонтёрга – 16 яшь булса, иң өлкәненә – 78 яшь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ