Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан Актанышта әдәбият һәм сәнгать көннәре гөрләде
Актанышта шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булып узды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җит...
Актанышта шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның юбилее уңаеннан татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булып узды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар – Мөхәммәт Мирза, Рөстәм Галиуллин, Факил Сафин, Газинур Морат, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гибадуллина, Айзирә Имамова, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында булдылар. Ачык сыйныф сәгатьләрендә Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Айгөл Әхмәтгалиева укучыларга әдәби дәресләр үткәрделәр.
Аеруча сөенечле һәм шатлыклы вакыйга Мөхәммәт Мирза исемендәге татар теле кабинеты ачылу булды. Анда Илфак абыйның кулъязмалары, шигырь дәфтәре, әдипләр белән язышкан хатлары, районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр урын алган. Әдип якташларына чиксез рәхмәтлеген белдерде. Чарада Актаныш районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль һәм агарту бүлегенә җитәкчесе Назил Латыйпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да катнашты.
Алга таба әлеге әдәби-мәдәни тантана педагогик конференция белән дәвам итте, биредә район уку йортларының китапханәчеләре дә катнашты. Бик күп сораулар күтәрелде, мәктәп программасындагы нәфис әдәбиятның һәм китап-әсбапларның эчтәлегенең камиллеге буенча да фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл эшен халык укытучысы, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Ләйсән Әминова алып барды.
Әдәбият бәйрәме район мәдәният йортында Мөхәммәт Мирзаның 70 яшьлегенә багышланган «Яшәү сере» исемле иҗат кичәсе белән дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан Республикасының иң яхшы 15 укытучысы билгеләнде
21 мартта Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының «Укытучы-профессионал» беренче туры тәмамланды .Хәзер барлык унбиш ярымфиналистка да ике сынау узарга...

21 мартта Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының «Укытучы-профессионал» беренче туры тәмамланды .
Хәзер барлык унбиш ярымфиналистка да ике сынау узарга туры киләчәк, мастер-классны күрсәтергә, шәхси һөнәри техниканы күрсәтеп, шулай ук "Ел укытучысына сорау" матбугат конференциясендә катнашырга. Конкурста катнашучыларга сорауларны укучылар, аларның әти-әниләре һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре бирәчәк.
Икенче тур нәтиҗәләре буенча ярышларның финалистлары бишлеге аталачак. Аны 23 мартта игълан итәчәкләр. Бу бишлек финал сынауда катнашачак, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашу һәм аның белән хәзерге заман мәгарифенең актуаль бурычлары турында фикер алышу.
Татарстан Республикасында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңүче исеме агымдагы уку елында 24 мартта игълан ителәчәк. Нәкъ менә ул аннары Россиянең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән иң яхшылар исеменә ярышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар