Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейда яңа мөмкинлекләр

3 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән танышуны җиңеләйтә торган «Күңел күзе белән сизү» һәм «Күчмә музей» инклюзив проектларын тәкъдир итәчәкләр.

Презентация традицион «Игелек сәнгате» акциясе кысаларында Халыкара инвалидлар көнендә уза. 1-10 декабрь көннәрендә Милли музейда һәм аның филиалларында физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен экскурсияләр, концертлар, лекцияләр һәм башка чаралар үткәрелә.

«Күңел күзе белән сизү» проекты Президент грантлары фонды ярдәмендә «Мәгарифтә шәфкатьлелек» хәйрия фонды белән берлектә барлыкка килде һәм ике юнәлештән тора.

Беренчесе – ярты ел чукрак һәм начар ишетүче кешеләр белән аралашу нигезләрен һәм рус ишарәләр телен өйрәнгән музей хезмәткәрләре өчен рус ишарәләр теле буенча өйрәтү курсы. Уку азагында алар үз программаларын, мәсәлән, Милли музейның төп экспозициясе һәм аның филиаллары буенча саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен тематик экскурсияләр эшләгәннәр.

Эшнең икенче юнәлеше - рус ишарәләр телендә видеогид. Музей хезмәткәрләре сурдокоммуникация буенча белгечләр белән берлектә илле музей экспонаты турындагы текстларны рус ишарәләр теленә тәрҗемә итү өчен җайлаштырганнар. Видео этикеткалар белән музей һәм филиаллар экспозициясеннән 45 экспонат тәэмин ителгән, алар платформада урнаштырылган. izi.travel һәм бушлай онлайн карау мөмкинлеге бар.

«Күчмә музей» программасы СИБУР «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының унынчы социаль әһәмиятле проектлары конкурсында җиңүче. Бу сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен комплекслы музей-мәгариф проекты, аларга музейга мөстәкыйль барып җитү авыр. Музей аларга үзе төрле квиз, мастер-класслар һәм лекцияләр белән мобиль күргәзмә рәвешендә киләчәк.

Фото: Милли музей матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ