Музейларга бушлай керергә була
Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына да 6 февраль көнне бушлай керергә мөмкин булачак.
Үткәннәр, кызыклы тарихи фактлар, экспонатлар белән якыннан кызыксынучылар өчен менә дигән мөмкинлек.
Бу көнне мәктәп укучылары, ата-аналар балалары белән республиканың төрле музейларына сәфәр кыла ала. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итте.
Музейлар исемлеге:
- Габдулла Тукай әдәби музее
- А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее
- В.И. Ленин музей-йорты
- Муса Җәлилнең музей-фатиры
- Е. А. Боратынский музее
- Печище авылындагы Янка Купала музее
- Красновидово авылында А. М. Горький музее
- 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы
- Шәриф Камал мемориаль фатирлы татар әдәбияты тарихы музее
- Каюм Насыйри музее
Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә.
0+
фото ТР Милли музейдан алынды
Комментарийлар