Логотип Магариф уку
Цитата:

Наил Шәйхетдиновны искә алдылар

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновның 85 еллыгы уңаеннан хатирәләр кичәсе узды. Олуг артистны искә алырга сабакташлары, сәхнәдәшләре, туганнары килгән иде.

Чара Коръән сүзеннән башланып китте һәм Наил Шәйхетдинов төрле елларда уйнаган төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтүләр белән аралаштырылып барды. Шулай ук, чордашлары җылы хатирәләре белән уртаклашты. 

К.Тинчурин театрының Кече зал сәхнәсенә Шәйхетдинов катнашкан спектакль афишалары, сәхнә костюмнары һ.б. урнаштырылган. Искә алу чарасын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов алып барды. 

Наил Шәйхетдинов тормышта үтә тыйнак, ипле шәхес иде. Сәхнәдәшләре сөйләгәнчә, сәхнәдә дә ул гаять дәрәҗәдә уңайлы партнер да булган. Аның халыкчан образларын тамашачы бүген дә юксынып искә ала. Кичә барышында  аның «Тәртип» радиосында яңгыраган Хуҗа Насретдин мәзәкләре дә даими яңгырап торды. 

Сәхнәдә өлкән буын артистлар Марсель Җаббаров, Нуриәхмәт Сафин, Юныс Сафиуллин һәм Нуретдин Нәҗмиевлар кызыклы хатирәләрен бәян итте. Шулай ук сәхнәдәшләре дә аны юксынуларын белдерде. Татарстанның башка театрларыннан килгән коллегалары да чыгыш ясады. 

Кичә азагында сәхнәгә Наил Шәйхетдиновның кызы Миләүшә Шәйхетдинова чыкты. Ул чараны оештыручыларга, театр җитәкчелегенә олуг рәхмәтен җиткерде. Тинчурин театрының олы буын вәкилләрен искә алуларына сөенүен дә әйтте :

- Әлеге театрының бүгенге көненә нигез булып шул артистлар, шул исәптән, минем әтием дә тора. Бер юбилей кичәсендә шагыйрь Гөлшат апа Зәйнашева: «Бу кичә генә түгел, «бесконечный» кичә булды», дигәне истә. Әти-әнием турында күп сөйли алам. «Кырказлары артыннан» спектаклендә Исламия апа әйткән кебек: «Ул дөнья бәясе кеше иде», - диде артист.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ