Нинди хатын-кызлар пенсиягә иртә чыга ала?
Татарстанда күп балалы 18 меңнән артык хатын-кыз пенсиягә вакытыннан алда чыккан, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Әлеге мөмкинлектән нинди әниләр файдалана ала?
Биш һәм аннан күбрәк бала табып, аларны 8 яшенә кадәр тәрбияләгән әниләр пенсиягә 50 яшьтән чыга ала.
Өч һәм дүрт баласы булган әниләргә пенсия вакытын 56–57 яшькә хәтле көтәргә кирәк була.
Шулай да күп балалы хатын-кыз вакытыннан алда пенсиягә китү өчен 15 еллык хезмәт стажына ия булырга тиеш. Ата-ана хокукыннан мәхрүм булмау, уллыкка яки кызлыкка алуны гамәлдән чыгару очраклары теркәлмәгән булу – шулай ук төп шартларның берсе.
Фото: М. Кыямова
Комментарийлар