Логотип Магариф уку
Цитата:

«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы Регина Тодоренко Казанда татарча биергә өйрәнде

«Орёл и решка» тапшыруы алып баручысы, актриса, блогер Регина Тодоренко «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты тәкъдим иткән Кабан күле яр буенда традицион татар биюенең үзенчәлекләре белән танышты.

«Казан халкы бик кунакчыл. Миңа инде бүген берничә тапкыр кунакханәдә калыр өчен акча түләргә, кайбер кешеләр үзләрендә кунарга тәкъдим иттеләр. Казанда кешегә карата шулкадәр җылы караш бар! «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты бәйрәмендә катнашуыма бик шатмын», –  диде Регина Тодоренко. Ул мастер-класс вакытында татарча биеп күрсәтте һәм татар сүзләрен өйрәнде. «Орёл и решка» тапшыруының бер чыгарылышы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты мастер-классына багышланачак.
Кичә «Без» дип аталган перфоманстан башланды. Бию композициясенең төп асылы  – татар мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтү: бию, музыка һәм костюм үрнәкләрен тәкъдим итү. Шулай ук кичә барышында киң җәмәгатьчелеккә тальян, гармун, курай, кубыз, думбра, дәф, сорнай, саз, баян кебек татар халкының милли музыка уен кораллары тәкъдим ителде.
«Без» перфомансында татар мәдәнияте, халыкның килеп чыгышын күрсәтергә теләдек. Костюмнарның килеп чыгышын аңлатырга тырыштык. Мастер-класста хәзерге заман элементлары, традицион бию үрнәкләре күрсәтелде. Гадәти бию хәрәкәтләрен күбебез беләбез, шуңа күрә бу юлы без теманы масштаблы итеп эшләргә булдык. Төп идея – халыкка, мәдәнияткә карата хөрмәт уяту», – диде «Татар-информ»га проекты кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.
Перфоманста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы Элеонора Умерова, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, «Казан» ансамбле экс-артисты, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров һәм Әтнә гүзәлләре» ансамбле педагог-хореографы Ләйсән Корбанова катнашты.
Җанлы музыка өчен талантлы трио: «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), саз, джембо, дәф, нагарада уйнучы Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында уйнаучы Ильяс Фәрхуллин җаваплы иде.


tatar-inform.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ