Пушкин һәйкәленә чәчәкләр
Бүген, Александр Пушкинның 224 еллыгы көнендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Җәлил исемендәг...
Бүген, Александр Пушкинның 224 еллыгы көнендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында узды. Тантанада катнашучылар һәм кунаклар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Анда шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар һәм әсәрләренә романслар җырладылар.
Шагыйрьне шулай ук министрлыклар җитәкчеләре һәм яшь активистлар искә алды.
Пушкинның туган көнендә Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртәдән республикада яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәсенә бу темага кызыклы видео куйды.

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казан Кремлендә «Бөек дала хәзинәләре»
Казан Кремлендә Казахстаннан килгән «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды."Мондый күргәзмә 2021 елда Лондонда гына узган иде. Ә хәзер ул безгә килде", – дип сөйләде Казан Кремленең күргәзмә бүлеге...

Казан Кремлендә Казахстаннан килгән «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды.

"Мондый күргәзмә 2021 елда Лондонда гына узган иде. Ә хәзер ул безгә килде", – дип сөйләде Казан Кремленең күргәзмә бүлеге җитәкчесе Ксения Яровинская.

Күргәзмәгә килүчеләр уникаль алтын бизәнү әйберләрен, сугышчыларның коралларын, кием элементларын һәм башка кызыклы экспонатларны күрәчәк. Казахстан курганнарын казу вакытында табылган әйберләрнең күбесе безнең эрага кадәр VIII–VII гасырларга карый һәм югары осталыкны күрсәтә. Күпсанлы әйберләр хайваннар һәм үсемлекләрне, шулай ук мифик затларны сурәтли.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу проектның төп максаты – борынгы күчмә халык сәнгате артефактлары нигезендә Казахстанның тарихи үткәненең бөеклеген һәм зур потенциалын күрсәтү.

Күргәзмә бер ай, 6 июльгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар