Логотип Магариф уку
Цитата:

Радик Хәбиров: «Заманадан калышып булмый»

Ял итүнең дә хикмәте бар...

Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе.  Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә,  кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.

Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул - кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган - ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик. 

Радик Хәбиров, Казанның 108 нче мәктәбенең физика укытучысы:

-    Бу уку елы Укытучылар елы шигаре белән узды. Һәйкәл куелачак «Укытучы скверы»  турында сөйләшүләр күп булды. Анда дәресләр оештырып һәм лекцияләр дә укып булачагы безне аеруча сөендерде. Мондый локация безгә менә дигән ял итү урыны да булырга мөмкин бит! Татарстаның 100 еллык мәгариф тарихына багышланган саллы китап чыкты. Бу китап - шулай ук бик кадерле ядкяр. Узып киткән уку елы беренче тапкыр үткәрелгән «Әйдә!» балалар фестивале белән дә истә калачак. «Брикс» уеннары вакытында төрле илләрнең мәгариф министлары килеп китте. Мәктәпләрдә «киңәшче» дигән яңа вазифа мәгариф өлкәсенә яңалык алып килде. Шәхсән минем өчен дә бу ел вакыйгаларга бай булды. Шәхсән үзем быел «Ел укытучысы» республика конкурсында җиңдем. Икенче проект  «Классная тема» булды. Икесе дә - зур проект. «Классная тема» һәм «Ел укытучысы» үз профессиямә яңача карарга мөмкинлек бирде. Яңа танышлар таптым, укытучы һөнәрен популярлаштыруда катнашуыма чиксез шатмын. Дөресен генә әйткәндә, җәй айларында да ял итәргә вакыт юк. Хәзер инде Россия күләмендәге «Ел укытучысы» конкурсына әзерләнә башладым. Заманадан калышып булмый, үземнең телеграм-каналны башлап җибәрдем. Дәрес һәм сынауларга әзерлек ел әйләнәсендә бара минем. Сентябрьнең 20 ләрендә конкурс башланыр дип уйлыйм. Саратов өлкәсендә узар, дип планлаштыралар. Укытучыга җәйге каникул чорында 56 көн ял бирелә. Бу юкка гына түгел бит, монда эмоциональ һәм интеллектуаль фон да мөһим роль уйный. Мөгаллим бит әле ул сыйныфтагы 30 дан артык баланың кәефе өчен дә җаваплы. Шуңа күрә һәр коллегама нәтиҗәле ял телим. 

 

      Фото Радик Хәбировның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ