Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан аеның беренче ифтары

Изге гамәлләр ае Рамазанга аяк бастык. Күркәм традициягә әверелгән беренче ифтарны кичә «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов оештырды.

Татарстанда үзенең масштаблы хәйрия эшләре белән танылган Радик Габрахманов һәр ел саен республика ифтарын оештыруда да катнаша, татарның онытылып бара торган милли ризыкларын кабат халыкка чыгару белән, шулай ук,  милли әкият проектына җан өрүче буларак дан казанды. 

Хәйрия эшләрендә күбрәк катнашкан саен, тормышымда бәрәкәт арта гына. Рамазан аенда без һәркемгә ачык булырга тиеш. Ачык булсаң кешегә, шундый рәхәт үзеңә, - диде ул журналистларга. 

Рамазан аеның беренче ифтарына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, консуллар һәм Мәскәүдән дә кунаклар килгән иде. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында Рамазанның  Аллаһның рәхмәтенә ирешү, газабыннан котылу ае, икәненә басым ясады. “Кешенең һәр кылган гамәле үзе өчен: Коръәнен укыса да, сәдака бирсә дә, шәкертләрне тәрбия кыламы, мәчет төзиме – үзе өчен. Тоткан уразасының әҗере дә үзенә була»,- диде дин әһеле. 

Мөнәҗәтләр, музыкаль чыгышлар белән үрелеп барган дини мәҗлестә 250 дән артыклап авыз ачучы катнашты.

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ