Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан-квест

Рамазан аеның 18 нче көнендә Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә балалар өчен «Рамазан квесты» уены үткәрелде. Әлеге чарада Лаеш районы авылларыннан 3–11 яшьлек 100 гә якын бала катнашты...

Рамазан аеның 18 нче көнендә Лаеш мөхтәсибәтенең Сокуры авылы «Юлчы» мәчетендә балалар өчен «Рамазан квесты» уены үткәрелде. Әлеге чарада Лаеш районы авылларыннан 3–11 яшьлек 100 гә якын бала катнашты. Балалар, 2 зур төркемгә бүленеп, махсус программа буенча көч сынашты: 3–7 яшьлекләр акбур белән Рамазан ае темасына рәсемнәр ясады, төрле уеннар уйнады, ә 7–11 яшьлек балалар исә ислам темасы буенча табышмакларга җавап бирде; ярышып Коръән сүрәләре укыды; хәләл-хәрәм, файдалы ризыклар турында сөйләште; Коръәндә искә алынган хайваннарны, пәйгамбәрләр тарихын искә төшерде. Әлеге чара ахырында һәр балага күчтәнәч – дини китаплар һәм буяу китапчыклары, блокнот, акбурлар; җиләк-җимеш суы һ.б. тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ