Логотип Магариф уку
Цитата:

Ринат Садыйков төп өч проблеманы атады

Татарстан студентларын, барыннан да бигрәк, тулай торакларда урын җитмәү, түбән стипендия һәм укуда зур йөкләнеш кебек мәсьәләләр борчый. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садый...

Татарстан студентларын, барыннан да бигрәк, тулай торакларда урын җитмәү, түбән стипендия һәм укуда зур йөкләнеш кебек мәсьәләләр борчый. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков журналистлар белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр итте.
"Студентларның тулай торак белән бәйле сорау һәм проблемалары һәрвакыт күп була, чөнки еш кына урыннар җитми. Яңа биналар төзү ихтыяҗы бар. Икенче проблема — түбән стипендия. Студентлар үзләре атаган өченче проблема исә — укуда зур йөкләнеш. Мин монысы белән килешмим. Минемчә, уку вакытында күбрәк белем алган саен, профессиональлек дәрәҗәсе дә шуның кадәр югарырак булачак", — дип сөйләде спикер.
Шулай ук аерым югары уку йортларында спорт мохитен тагын да уңайлырак итү ихтыяҗы бар. Моннан тыш, күпләр транспорт чыгымнарын субсидияләү кирәклеге турында сөйли, дип өстәде министр.
"Студентлар бездән, ял көннәрендә өйләренә кайтканда, шәһәрара юлларны ничек субсидияләргә мөмкин икәнлеге турында уйлануыбызны сорыйлар”, — дип нәтиҗә ясады Садыйков.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ