Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап концерт оештырыла

29 август көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм ко...

29 август көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты оештырыла.
Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Идрис Газиев, Рәсим Низамов, Римма Ибраһимова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рафаэль Латыйпов, Рөстәм Закиров, Лилия Хәмитова, Илсаф, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Сәйфиев, Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Сагынбаева, Руслан Кираметдинов, Гөлназ Сираева, Марсель Вагыйзов чыгышлары көтелә. Бу көнне бәйрәмдә катнашучы артистларның күбесен сәхнәдә таныткан Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ