Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия ел укытучысы» конкурсы 89 төбәк педагогларын берләштерәчәк

«Россия ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсы финалистлары билгеләнде: алар илнең барлык төбәкләреннән 89 педагог һәм «Россия Тышкы эшләр министрлыгының чит ил мәктәпләре елы укытучысы» конкурсынд...

«Россия ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсы финалистлары билгеләнде: алар илнең барлык төбәкләреннән 89 педагог һәм «Россия Тышкы эшләр министрлыгының чит ил мәктәпләре елы укытучысы» конкурсында җиңүче. Финалга чыгучылар арасына төрле стажлы белгечләр бар: 50 катнашучының ул ун елдан кимрәк, ә дүрт кешенең 30 елдан артык.
30 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең  Е.М. Примаков исемендәге гимназиясендә, тантаналы чарада  15 лауреат игълан ителәчәк.
1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр ярышларның икенче туры узачак. 15 лауреат жюри әгъзаларына авторлык мастер-класслары күрсәтәчәкләр, “Ел укытучысына сорау” матбугат конференциясендә катнашачаклар, “Укытучыга сүз” лекциясе белән чыгыш ясаячаклар.
3 октябрьдә Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә конкурсның йомгаклау этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.
Конкурсның барлык сынау  йомгаклары буенча 5 октябрьдә 2023 елгы бәйгенең дүрт призеры һәм җиңүчесенең исемнәре игълан ителәчәк. «Россия ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсы призерлары 500 мең сум күләмендә премия алачак, ә җиңүчегә 1 млн сум тапшырылачак.
2023 елның 5 октябрендә, Укытучылар көнендә, Дәүләт Кремль сараенда җиңүчегә конкурсның төп бүләге – "Зур бәллүр пеликан" тапшырылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ