Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә татар галиме исемендәге стипендия булдырылды

Мамадыш төбәге күренекле әдәбият-сәнгать эшлеклеләре белән генә түгел, фән-техника өлкәсенә дә зур өлеш керткән мәшһүр якташ галимнәренең күплеге белән дә хаклы горурлана. Гап-гади татар авылы булган...

Мамадыш төбәге күренекле әдәбият-сәнгать эшлеклеләре белән генә түгел, фән-техника өлкәсенә дә зур өлеш керткән мәшһүр якташ галимнәренең күплеге белән дә хаклы горурлана. Гап-гади татар авылы булган Түбән Шүләнгердә туып, микроэлектроника өлкәсендә Россия фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе дәрәҗәсенә күтәрелгән, шактый еллар Россия Фәннәр академиясенең физик-технологик институтын җитәкләгән, фәнни хезмәтләре өчен Ленин премиясе белән бүләкләнгән  академик Камил Әхмәт улы Вәлиев – шуларның иң абруйлысы. Юкка гына Мамадышның иң мәртәбәле гыйлем йорты булган 2 нче лицей аның исемен йөртми шул!
Бу көннәрдә мамадышлылар  якташ академикларының исемен Россия дәрәҗәсендә дә мәңгеләштерү хәбәрен ишетеп, үзгә бер горурлык хисләре кичереп яши. Сәбәбе нидә дисезме?
Россия хөкүмәте академик Камил Вәлиев исемендәге стипендия булдырды. Яңа уку елыннан аны Россия югары уку йортларының талантлы студентлары һәм аспирантлары ала башлаячак.
Әлеге стипендиягә бакалавриат һәм белгечлекнең көндезге бүлекләре студентлары, икенче һәм аннан соңгы курсларда белем алучылар, магистратураның теләсә кайсы курсы студентлары, шулай ук аспирантлар дәгъва кыла алачак. Моннан тыш, ул электрон сәнәгать өлкәсендәге тикшеренү эшләре һәм фәнни мәкалә авторлары, халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призёрлар, «Электрон сәнәгать өчен кадрлар һәм фәнни нигез әзерләү» федераль проектында катнашучыларга да биреләчәк.
«Студентлар өчен ай саен һәркайсы 55 мең сум күләмендә – 50, аспирантлар өчен ай саен 75 мең сум күләмендә 30 стипендия каралган», – диелә хәбәрдә.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ