Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week форумында төшергән чәкчәк видеосын күрсәтте

Бүген Татарстан башкаласында ачылган Kazan Digital Week 2023 халыкара форумында катнашучы киберспортчылар көчен чәкчәк белән ныгыта. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шуның видеосын урнашт...

Бүген Татарстан башкаласында ачылган Kazan Digital Week 2023 халыкара форумында катнашучы киберспортчылар көчен чәкчәк белән ныгыта. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шуның видеосын урнаштырган.
«Kazan Digital Week 2023 форумында киберспортчылар көчен чәкчәк белән ныгыта», - дип язган республика җитәкчесе видеоролик янына. «Татар-информ» агентлыгы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаевның Kazan Digital Week 2023 халыкара форумын ачуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Соңыннан алар мәгълүмати технологияләр белән бәйле проектлар күргәзмәсен карады.
РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе һәм инициативасы белән Россиядә «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, «Россия, халыкара белгечләр фикере буенча, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру өлкәсендә глобаль лидерларның берсе санала һәм дөньяда иң яхшы унлыкка керә».
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-kazan-digital-week-forumynda-tosergan-cakcak-videosyn-kursatte-5876634

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ