Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Юзеев «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли

Рамил ГалиСалават Юзеев әтисе әсәре буенча «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли.«Фильмны сентябрь аенда төшерә башларга җыенабыз. Сценарий әзер. Кастинглар башланды. Әм...

Салават Юзеев «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли




Рамил Гали


Салават Юзеев әтисе әсәре буенча «Гашыйклар тавы» фильмын төшерү өчен матур табигатьле урын эзли.
«Фильмны сентябрь аенда төшерә башларга җыенабыз. Сценарий әзер. Кастинглар башланды. Әмма әле локацияләр сайланмаган. Ул бик матур табигатьле урын булырга тиеш», – диде Салават Юзеев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Гашыйклар тавы» фильмын төшерүче команда локацияләр буенча тәкъдимнәр өчен ачык.
Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программасы» кысаларында төшереләчәк. Фильмның сценаристы һәм режиссёры – Илдар Юзеевнең улы, варисы Салават Юзеев. Фильмның идея авторы һәм продюсеры – «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.
Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасын 1985–1986 елларда язган. Әсәр 1992 елда Чаллы татар дәүләт театрында куелган.



tatar-inform.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ