Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәлимгәрәев кулында «Бердәмлек»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татмедиа» агентлыгы  җитәкчесе  Айдар  Сәлимгәрәевне  «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.Бу олы бүләккә Айдар Сәетгәрәй улы «Татмедиа» аге...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татмедиа» агентлыгы  җитәкчесе  Айдар  Сәлимгәрәевне  «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.
Бу олы бүләккә Айдар Сәетгәрәй улы «Татмедиа» агентлыгының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән күпьеллык хезмәттәшлеге, республикабызда милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше, мөселман традицияләрен саклау өлкәсендәге хезмәтләре  өчен лаек булган.

Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән алынган хәбәргә караганда, очрашуда җитәкчеләр Татарстанда ислам медиасын үстерү, массакүләм мәгълүмат чараларында республиканың мөселман өммәте тормышын һәм аның ислам үсеше һәм динара сәясәт өлкәсендәге казанышларын яктыртуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча фикер алышканнар. «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисади форумы, аерым алганда, аның төп хәбәрләрен киң җәмгыятькә медиа чаралары аша тарату мәсьәләләре  дә каралган.

                                                                                             Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ