Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәнгатьле сүз осталары: Арча студентлары – беренче урында

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» фәнни-иҗади бәйгесе үткәрелде.

Конкурсның 5 номинациясендә укучылар, студентлар катнашып, Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды; шагыйрь иҗатына һәм тормыш юлына багышланган фәнни-эзләнү эшләре тәкъдим итте. 

 «Без – Тукайлы халык» номмнациясендә беренче урынга лаек булучылар арасында Арча педагогика көллиятенең беренче курс студентлары да бар. Кызлар киләчәктә башлангыч сыйныф укытучылары булачак. 

Диләрә Камалова Тукайның «Су анасы» әсәрен, театраль элементлар кертеп, башкарды. Ә Зәлинә Гайнуллина исә «Милли моңнар» шигырен сәнгатьле итеп укыды. 

Студентлар җиңүгә ирешүләрендә Арча педкөллиятенең «Яшьлек» театр төркеме җитәкчесе Флера Шакированың өлешен билгеләп үтте.

Мөгаллимә фикеренчә, яшьләрнең спектакльләргә, конкурсларга җаваплы караулары һәм тырыш булулары нәкъ менә шушындый җиңүләргә китерә.

«Яшьлек» театр студиясе «Созвездие-Йолдызлык» һәм башка бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ