Логотип Магариф уку
Цитата:

Сергей Лавров Татарстанга ярдәм итәргә әзер

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ведомство башлыгы Сергей Лавров һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның очрашуы нәтиҗәләре буенча тышкы элемтәләрне җайга салу һәм ныгы...

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ведомство башлыгы Сергей Лавров һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның очрашуы нәтиҗәләре буенча тышкы элемтәләрне җайга салу һәм ныгытуда Татарстан Республикасына ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
«Россия Тышкы эшләр министрлыгының алга таба да илнең бердәм тышкы сәяси курсы юнәлешендә Татарстан Республикасының тышкы элемтәләрен җайга салу һәм ныгытуда тиешле ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеге расланды», – дип хәбәр итә РФ Тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Искәртеп узабыз, 6 июльдә Лавров эш сәфәре белән Казанга килде, ул биредә «Ефәк юлы» халыкара раллиена старт бирүдә катнашты. Шулай да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу визитның төп максаты булды. Анда сәясәтчеләр төбәкнең халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү перспективалары хакында фикер алышты.
Очрашу вакытында Лавров республиканың сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә чит ил партнёрлары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча уңай динамикасы үсүен билгеләп үтте.
Үз чиратында  Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм иткәне өчен Лавровка рәхмәт белдерде һәм республиканың Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстанда вәкиллекләре инде эшләвен билгеләп үтте.
Тулырак: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ