Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрә Нурия Измайлова вафат

Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурия Измайлова вафат. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге 1 июльдә хәбәр итте.Шагыйрә Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туган...

Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурия Измайлова вафат. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге 1 июльдә хәбәр итте.
Шагыйрә Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туган. Аннары Татарстанның Ютазы районында һәм Башкортстанның Шаран районында урта мәктәптә укыган. Югары белемне Казанда алган.
Нурия Измайлова «Яратам» (1981), «Алтын тарак» (1984), «Мин зур үскәч» (1986), «Ива на ветру» (1986), «Минем җәй» (1987), «Иң серле әкиятем» (1989), «Җирдә» (1993), «Ак малай – минем энем» (1995), «Адашкан» (2000), «Язылмаган хатлар» (2001), «Тауга карап, таулар булып…» (2011) китаплары авторы.
1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елдан ул Америкада яши иде.
«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» диелә хәбәрдә.
Фото: Язучылар берлеге сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ