Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәриф Камалның улына язган хатлары

Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә Татар китабы йортында 16 июньдә 17:00 сәг ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ват...

Язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә Татар китабы йортында 16 июньдә 17:00 сәг ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышы белән килгән үзгәрешләр тасвирлана. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырыла.
«Кадерле Юсеф!» Шундый юллар белән башланган хатлар — Шәриф Камал архивының иң кадерле өлешедер. Язучының улы Йосыф Байгилдиевнең хатлары совет студенты тормышыннан күңелле вакыйгаларны да, 1941 елның 22 июненнән башланган үзгәрешләрне дә, солдат егетнең сугышчан юлын да хәтерлиләр. Архивтагы соңгы хатка 1943 елның 21 гыйнвары дигән дата куелган.
Интерактив элементлар белән баетылган күргәзмә гади егет тарихын күрсәтәчәк. Биредә Йосыфның хатларын укып та, ишетеп тә, хәтта күчереп язып алып та булачак.
«Йосыф хатлары» күргәзмәсе Татар китабы йортында 16 июньнән 25 августка кадәр эшләячәк.
Күргәзмәне тәкъдим итү 16 июнь, 17:00 сәгатьтә үткәрелә. Биредә Шәриф Камал гаиләсенең бай эпистоляр мирасы турында лекция укылачак.
Керү ирекле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ