Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәтке мәктәбендә – үзенчәлекле конференция

Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә (директоры – Татарстанның атказанган укытучысы Александр Алексеевич Ибушев) узган экологик конференцияне быел да зур масштаблы итеп үткәрделәр. Укучылар өчен оештыр...

Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә (директоры – Татарстанның атказанган укытучысы Александр Алексеевич Ибушев) узган экологик конференцияне быел да зур масштаблы итеп үткәрделәр. Укучылар өчен оештырылган фәнни-гамәли конференциягә сиксәнгә якын эш килгән. Республикабызның төрле районнарыннан җыелган мәктәп укучылары алты секциядә көч сынашты. Дипломнар, Мактау кәгазьләренә лаек булган укучыларның канәгатьлек билгеләрен йөзләреннән үк укып була иде. Чыннан да, кемнәрнеңдер беренче җиңүләре бит ул!
 
Безнең Үсәли урта мәктәбенең дә ике укучысы уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Үзебезнең мәктәптә дә экология юнәлеше буенча шактый эшләр эшләнә. География укытучысы Гүзәл Миңнулла кызы Вәлиева җитәкчелегендә укучыларыбыз, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап киләләр. Быел Шәтке мәктәбендә без бишәү – экология эше буенча укучыларыбыз арасындагы лидерлар –Эльвира Аксакова һәм Рифнур Нуруллин, география укытучысы Гүзәл Миңнулловна һәм мин үзем катнаштым; бишенчебез – Кама урманчылыгы мастеры, мәктәбебез укучыларының мәктәп урманчылыгы буенча төп киңәшчесе – Ирек Хәбибрахман улы Яруллин иде. Мин, җәмгыять белеме укытучысы буларак, Шәтке конференцияләрендә ел да катнашып киләм, чөнки экологик проблема – бөтен җәмгыять проблемасы ул.
Шәтке мәктәбендә уздырылган конференциянең оештырылышына, әзерлегенә, биредәге җылы атмосферага сокланып кайттык. Көне дә белеп сайланган – Халыкара урман көне һәм табигать бәйрәме – Нәүрүзгә туры килгән иде бу республикакүләм чара.

Пленар өлеш алдыннан Шәтке мәктәбе укучыларының экология темасына багышланган сценариен да, мәктәпнең әлеге юнәлеш буенча эшчәнлеген яктырткан видеороликны да сокланып карадык.
Рәсми өлештә КФУның географик һәм экологик белем кафедрасы мөгаллиме, педагогика фәннәре докторы, профессор Илгизәр Тимергали улы Гайсин, район башлыгы аппараты җитәкчесе  Илдар Вакыйф улы Мөбинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова, мәктәп директоры Александр Алексеевич Ибушевлар чыгыш ясады. Аларның барысы да экология мәсьәләләренең актуальлегенә, табигатебезнең яшәү чыганагы булуына, аны саклауның әһәмиятлелегенә басым ясады. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчесе Иван Николаевич Большаков урманнарны саклау, аның экологик хәлне яхшыртудагы роле турында сөйләде. Бөтендөнья урманнар көнендә бу чыгыш та бик урынлы булды.
Без Шәтке урта мәктәбендә узган конференциядән бик тә канәгать булып кайттык.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ