Совет чоры дәресләре кабат мәктәпләргә кайта
Россия мәктәпләрендә укыту программаларының әледән-әле үзгәртелеп торуы белән берәүне дә гаҗәпләндерә алмабыз. Соңгы вакытта илебездә иң зур үзгәреш кичергән юнәлешләрнең берсе ул. Укыту программасына...
Россия мәктәпләрендә укыту программаларының әледән-әле үзгәртелеп торуы белән берәүне дә гаҗәпләндерә алмабыз. Соңгы вакытта илебездә иң зур үзгәреш кичергән юнәлешләрнең берсе ул. Укыту программасына әле кертелеп, әле чыгарылып торган предметлар да шактый. Әйтик, астрономия фәнен 2008 елда рәсми рәвештә төшереп калдырганнар иде. Моннан дүрт ел элек аны кире кайтардылар. Әмма ул бар мәктәпләрдә дә укытылмый, чөнки тиешле дәреслекләр дә, бу өлкәдә тирән белемле педагоглар да әлегә җитешми.
Сызым фәне белән дә шул ук хәл. Башта аны 9 нчы сыйныфта атнасына бер сәгать – уку елы дәвамында нибары 34 сәгать кенә укыттылар, аннары аны бөтенләй факультатив итеп калдырдылар. Ә менә техник вузларда (һәм тормышта да!) һаман да кирәк булуын исәпкә алып, киләсе елдан барлык мәктәпләрдә дә укыта башлаячаклар. Алардан тыш, янә матур язу, башлангыч хәрби хәзерлек, гаилә тормышы этикасы дигән фәннәрне дә кире кайтару турында сүзләр йөри.
Төгәлрәк әйткәндә, мәсәлән, РФ Мәгариф министрлыгы тормыш иминлеге нигезләрен (ОБЖ) «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртергә тәкъдим итә. Укучылар яңартылган фән белән 2024 елның 1 сентябреннән үк таныша башлаячак икән.
Инде яңа федераль укыту программасын формалаштыру белән шөгыльләнәчәк эшче төркем булдырылган. Анда Оборона министрлыгы, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә катнашачак икән. Параллель рәвештә төп һәм урта мәктәпләр өчен яңа дәреслек язу өстендә дә эш башланган икән инде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Комментарийлар