Логотип Магариф уку
Цитата:

Студент гаиләләренә ярдәм

Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетында Россия Фән һәм югары белем министрлыгы оештырган «Югары уку йортында гаилә тирәлеге моделе» дискуссиясе узды. Анда яшь студент гаиләләре һәм яшь укытучы гаиләләре вәкилләре, шулай ук Дәүләт Думасы, Россия Хезмәт министрлыгы, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Росмолодежь, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты

Очрашуда югары уку йортларында яшь һәм студент гаиләләренә мәгълүмати һәм инфраструктура ярдәменең бердәм моделен булдыру алымнары турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә РФ Фән һәм югары белем министрының рәсми сайты. 

2030 елга кадәр милли максатларның берсе - халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм иминлеген арттыру, гаиләгә ярдәм итү. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы  өлешендә студентлар белән мәгърифәтчелек эше аеруча мөһим: гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, дәүләт ярдәме һәм социаль чараларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен аңлату.

РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары  Ольга Петрова билгеләп үткәнчә, мәйданчык уртак диалогта югары уку йортларында нәтиҗәле гаилә моделен төзүгә карашларны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Гаилә кыйммәтен пропагандалау - дәүләт әһәмиятендәге бурыч,  күпчелек студентлар аны тулысынча уртаклаша. Ләкин гаилә тормышына бер адым ясар өчен, балаларга ярдәм һәм остаз кирәк. Гаилә тирәлеге бу моментларны көчәйтә, яшь гаиләләр булдыру өчен уңай шартлар тудыручы чаралар һәм карарлар комплексын тормышка ашыра», — дип ассызыклады .Ольга Петрова.

Башка дәүләт ярдәме чаралары арасында түләүле укудан бала тапкан хатын-кызлар өчен бушлай укуга күчү. Хәзерге вакытта мондый мөмкинлек 264 югары уку йортында тормышка ашырыла, 2023-2024 уку елында бюджет урыннарына 286 студент кыз күчерелгән.

Моннан тыш, 454 югары уку йортында бала тапкан хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтү каралган, аны 5,6 меңнән артык студент хатын-кыз алган. 233 университет йөклелек буенча иртә срокларда исәпкә алынган кешеләргә финанс ярдәме күрсәтә. 6,2 меңнән артык хатын-кыз әлеге чарадан файдаланган инде.
Катнашучыларның тәкъдимнәре югары уку йортында гаилә тирәлеге моделен тасвирлау нигезенә керәчәк, ул киләчәктә югары уку йортларында яшь гаиләләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруның төп коралы булачак.

фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ