Логотип Магариф уку
Цитата:

“Тәртип” радиосына 10 яшь!

«Тәртип» радиосы татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклаучы һәм танытучы буларак дан казанган.

Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева раславынча, радионың төп шигаре –Үткән белән көткән арасында күпер салу.

Быел “Тәртип” үзенең юбилеен билгеләп уза. Әлеге уңайдан 17 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә зур бәйрәм тамашасы оештырылачак. Туган көнгә багышланган бәйрәмдә Айдар Фәйзрахманов һәм Фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле,  Фоат Галимуллин, Луара Шакирҗанова, Римма Ибраһимова, Алмаз Хәмзин, Әсхәт  Хисмәт, Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Гөлшат Имамиева, Марсель Вагыйзов, Гөлназ Солтанова, Фәрит Таишев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйлә Таишева, “Риваять” этно-төркеме, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе, шулай ук музыкантлар Ренат Мөхетдинов һәм гармунчылар ансамбле, Ренат Вәлиев,  Булат Хисмәт, Динә Закирова катнаша. 


– 3 сәгать дәвамында барачак бәйрәм кичәсе башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, күренекле шәхесләр белән якыннан аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак, – ди Ризәлә Исмәгыйлева.


Юбилей уңаеннан бүген журналистлар өчен матбугат очрашуы узды. Анда Тел һәм әдәбият галиме, радио белән озак еллар хезмәттәшлек итүче Фоат Галимуллин “Тәртип” радиосының үзенчәлегенә тукталып узды. 

–    “Тәртип” – халкыбыз мәнфәгатьләреннән чыгып уйланылган. Шуңа күрә дә тыңлаучылар аны җылы кабул итте. Ун ел эчендә шактый киеренке мизгелләр дә булып алды. Шул вакытта халык күтәрелде, радионы яклап үз фикерләрен белдерделәр. “Безгә кирәкле тапшыруларны оештыра”,– дип оран салдылар. Башка радиоларда яңгырамаган биш вакыт азан әйтүне кертеп җибәрделәр, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты галим. 

Чыннан да радионың эфир ешлыкларында тәүлек әйләнәсе халкыбызның кабатланмас күңел җәүһәрләре булган ретро җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр белән беррәттән заманча сыйфатлы музыка да яңгырый.

"ТӘРТИП" радиосы  үз тапшыруларында әхлакый, тәрбияви, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Татар  мәдәнияте, сәнгате, тарихы, халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар булып тора. 

Тарихына күз салсак, “Тәртип" беренче тапкыр 2008 елда ук  аваз сала. Шактый катлаулы һәм күп сынаулар аша. 2020 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән киң сулыш алып эшләп китә. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ