Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАССРның атказанган укытучысына - 85 яшь

Фәхретдинова Әлфия Шаһиәхмәт кызын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм бөтен педагогик җәмәгатьчелек исеменнән   85 яшьлек юбилее белән  милли мәгариф идарәсе җитәкче...

Фәхретдинова Әлфия Шаһиәхмәт кызын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм бөтен педагогик җәмәгатьчелек исеменнән   85 яшьлек юбилее белән  милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» билгесе тапшырды. Әлфия Шаһиәхмәт кызы, Казан дәүләт педагогия институтын 1960 елда тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт эшчәнлеген Свердловск өлкәсенең Сызгы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый.  Татарстан АССР Мәгариф министрлыгында Әлфия Шаһиәхмәт кызы 1980 елдан укыту-методика эше буенча инспектор булып эшли башлый һәм 1983 елда урта һәм махсус уку йортлары бүлеге җитәкчесе вазифасына билгеләнә. 1988 елда хезмәт эшчәнлеген дәреслекләр бүлеге башлыгы сыйфатында дәвам итә.  Аның гомуми хезмәт стажы 36 ел. Мәгариф өлкәсендә мондый зур хезмәт юлы узган укытучы-остазлар хөрмәткә лаек.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ