Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар шәмаиленең тарихы һәм бүгенгесе турында лекцияләрдә сөйләячәкләр

Бүген Гавами урыннар ишегалдында 19:00 сәгатьтә татар шәмаиленең тарихына һәм бүгенгесенә багышланган лекция узачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Спикер булып К...

Бүген Гавами урыннар ишегалдында 19:00 сәгатьтә татар шәмаиленең тарихына һәм бүгенгесенә багышланган лекция узачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Спикер булып КФУның дин белеме кафедрасының өлкән укытучысы Илшат Гыймадиев чыгыш ясаячак.
Шәмаил – татар-мөселманнарының үзенчәлекле сынлы сәнгать жанры. Ул визуаль образны һәм сакраль текстны берләштерә, бер үк вакытта сәнгать әсәре, әдәби һәйкәл һәм дини үгет-нәсыйхәт булып тора.
Очрашу  Буа янындагы амфитеатрда башлана. Һава торышы начар булган очракта, аны Гавами урыннар бинасына күчерәчәкләр (4 нче подъезд, 2 нче кат). Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ