Татар телен өйрәнүнең нәтиҗәле ысуллары буенча семинар
Балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен татар телен өйрәнүнең нәтиҗәле ысулларына багышланган семинар үткәрелде.
Казанның Совет районы 11 нче күп профильле лицеенда балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен татар телен өйрәнүнең нәтиҗәле ысулларына багышланган семинар үткәрелде. Очрашуда 650 ләп мөгаллим тәҗрибә уртаклашты.
Спикер булып чыгыш ясаган, РФ хөкүмәтенең мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, чит телләрне тиз өйрәнү өчен китаплар һәм дәреслек-тренажерлар авторы Дмитрий Петров, белергә мөмкин булган телләр санының чиге юк, дип белдерде. Аның фикеренчә, бары дөрес алгоритм һәм механика гына табу мөһим.
«Соңгы вакытта мин күбрәк Россия телләре белән шөгыльләнә башладым. Дүрт ел элек татар теле буенча проект булды. Узган ел мин калмык теле методикасы белән шундый ук курс ясадым», – дип сөйләде ул.
Семинарда шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов та катнашты.
Семинар Казан Мэриясе һәм шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән оештырылды.
Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, киләсе семинар апрельгә планлаштырылган. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылачак.
Фәния Лотфуллина
Фото Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән
Комментарийлар