Татар телен өйрәтергә алынган Максим Кузнецов
АНОНС. Санкт-Петербургта яшәүче Максим Кузнецов татар телен өйрәнү буенча дәреслек язган. Шуның белән үк ул – үз телләрен белмәүче һәм белергә теләмәүче татарларга үрнәк шәхес. Максим &nbs...
АНОНС. Санкт-Петербургта яшәүче Максим Кузнецов татар телен өйрәнү буенча дәреслек язган. Шуның белән үк ул – үз телләрен белмәүче һәм белергә теләмәүче татарларга үрнәк шәхес. Максим үзе 12 тел өйрәнә, шулар арасыннан татар теле аны аеруча кызыксындырган. Полиглот «Мәгариф» журналын эзләп килеп керде һәм безгә бу юнәлештәге эшчәнлеге хакындагы кызыклы әңгәмәсе белән редакция коллективын әсир итте. Аның татар тел белеменә тартылуына нәселендә татар каны булу да тәэсир итми калмагандыр. Әтисе Юрий Борисович Новочеркасск шәһәреннән, ул үзен шаяртып кына Дон казагы дип атый, әнисе Елена Валентиновна тумышы белән Удмуртиядән. Аның Ижау шәһәрендә яшәгән татар әбисе Асия Әхмәтова Николай Константиновичка кияүгә чыга. Асия әби кызы Галина белән очрашканда, алар үзара һәрвакыт татарча сөйләшкәннәр. Кечкенә Максим шул вакытта ук бу көйле телне бик кызыксынып тыңлаган. «Мәгариф» журналы да Максимның язмышына тәэсир иткән. «Университетны тәмамлагач, эшемнең нәтиҗәсен күреп алган һәм татар теле дәреслегемне чыгаруда юнәлеш күрсәткән остазым, Россия Фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәгенең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов хакында да әйтеп китәсем килә. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишеваның күп телләр белүче галим Алексей Арзамазов белән интервьюсын укыдым һәм шуннан соң аның белән бер юнәлештә эш алып баруыбызны аңлап, галим белән таныштым», – дип, үз остазы белән танышу тарихын да сөйләде ул безгә... Максим Кузнецов белән әңгәмәне «Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санында укый аласыз.
Комментарийлар