Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар журналистикасында укучылар өчен түләп уку мөмкинлеге булдырылган

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифулли...

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасы (Яңа милли медиа) бүлегендә бакалаврларга көндезге уку өчен түләүле уку урыннары булдырылуын әйтте.
Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты сайтында абитуриентлар өчен мәгълүматта татар телендә укыту булган юнәлештә бюджет урыннары да, түләүле уку урыннары да юк дип күрсәтелгән. Васил Гарифуллин бу мәгълүматка үзгәрешләр кертеләчәген һәм сайтта мәгълүмат та яңартылачагын әйтте.
Васил Гарифуллин әйтүенчә, татар журналистикасына бюджет урыннары юк. Түләүле бүлеккә «Журналистика» юнәлеше буенча татарча уку мөмкинлеге булдырылган, еллык түләү – 155 мең сум. «Ул түләүле бүлеккә бер төркем (25 кеше) туплый алабыз. Ләкин татар балалары түләүле бүлеккә күп килерләр дип уйламыйм,  диде Васил Гарифуллин.
Институт сайтында читтән торып уку юнәлешендәге беренчел мәгълүматларга үзгәреш кертелә. Нәтиҗәдә татар теле юнәлешендә читтән торып укуга 20 бюджет урыны һәм түләүле урыннар каралган. Сайттагы бу саннар да үзгәртеләчәк, диде Васил Гарифуллин.
Магистратурада көндезге уку бүлегенә – 10 урын, читтән торып укуга  5 урын бирелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ