Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Иҗтимагый палатасында цифрлы технологияләр чорында телләр үсеше турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды.

Пленар утырыш программасы бай булды һәм тел белеме, мәгариф һәм цифрлы үсеш өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларны берләштерде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Рәфкать улы Кадыйров конференция тематикасының мөһимлеген һәм

актуальлеген ассызыклады. Катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты  Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов сәламләде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын миллимәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбировна Гыйззәтуллина сәламләү  сүзе һәм доклад белән чыгыш ясады. Онлайн режимда Татарстан Республикасы цифрлы  трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Эльмира Мөбәрәкшина мөрәҗәгать итте.

Утырышның төп өлеше укытуның гамәли аспектларына һәм тел мохитен цифрлаштыруга багышланган иде. 

Эчтәлеле докладлар белән:

• Әлфия Фоат кызы Галимуллина, КФУныңФилология һәм мәдәниятара багланышларинститутының рус әдәбияты һәм аны укытуметодикасы кафедрасы профессоры;

• София Оскаровна Даминова, м. в. Ломоносов исемендәге МДУ материаллар турында фәннәр факультеты доценты;

• Марина Иосифовна Жаворонкова, РФ Тикшерү комитетының 

Санкт-Петербург Академиясе гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты чыгыш ясадылар.

Пленар утырышта шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Алинә Әсхәт кызы Хисамиева; «Питер Татар» порталы баш мөхәррире, татар порталлары берлеге рәисе Равил Зөфәр улы Закиров; «Мәгариф» журналы баш мөхәррире урынбасары Лилия Котдус кызы Хисмәтова; Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов 

исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Ирфат кызы Сафина, Россия ислам институтының уку бүлеге мөдире Нәзирә Әхәт кызы Гыйззәтуллина чыгышлары булды. 

Пленар өлешнең модераторы«Татнетны үстерүфонды» коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры

 Раил Мәүлет улы Гатауллин булды. Утырышны ачып, ул катнашучыларны һәм      тыңлаучыларны сәламләде, шулай ук дискуссия өчен төп юнәлешләрне билгеләде, лингвистлар, педагоглар һәм

 IT-белгечләр көчләрен берләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Конференциянең мөһим техник үзенчәлеге – барлык чыгышлар һәм фикер алышулар татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә синхрон тәрҗемә ителде.

Практик юнәлешле мәйданчыкларның роле аерым билгеләп үтелде. Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе директоры Гөлфия Мансур кызы Хәлимова конференциянең киләсе этабына – секцияләр эшенә чакырып калды.

Иртәгә, 21 февральдә, конференция эше 16 нчы гимназия базасында дәвам итәчәк. Халыкара туган тел көнендә тематик секцияләрдә чарада катнашучылар тәҗрибә уртаклаша алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ