Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан киносы көннәре Марий Эл Республикасында узачак

Марий Эл Республикасында 3 һәм 4 июльдә Федераль Сабан туе кысаларында Татарстан киносы көннәре узачак

Төп бәйрәм чаралары һәм спорт ярышлары 5 һәм 6 июльдә «Медведев» ипподромы мәйданчыгында узачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, республикага Россия Федерациясенең 72 төбәгеннән 500 дән артык делегат киләчәк.

Кунаклар өчен әтрафлы мәдәни программа әзерләнә. Шул исәптән Татарстан фильмнарын күрсәтү планлаштырыла. Татарстанның «Татаркино» берләшмәсе соңгы еллардагы иң яхшы кинотасмаларны сайлап алды. Картиналар «Медведево» кинозалында күрсәтеләчәк (Медведев районы, Медведево бистәсе, Совет урамы, 23 йорт).

3 июль «823 нче километр» реж. И. Хафизов, А. Галиәскаров, 2023 ел, 73 минут.

Тулы метражлы нәфис кинотасма татар әдәбияты классигы Әмирхан Ениики прозасы мотивлары буенча төшерелгән. 823 нче километр авторның өч новелласын берләштергән тарих: «Матурлык», «Кем җырлады?»  һәм «Бер генә сәгатькә». Фильмда буыннар бәйләнешен югалту һәм «кече Ватан» мөһимлеге, хәзерге яшьләрнең дөньяны кабул итү проблемалары күтәрелә.

4 июльдә «Тарлан» реж. Ю. Захарова, 2021 ел, 79 минут.

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төзелгән Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасының уртак проекты. Кинотасмада авыл егете Закирның һәм Тарлан атлы колын арасындагы ихлас һәм мәңгелек дуслык  тарихы бәян ителә.

Фото: «ТатарКино» сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ